ГКУ «Центр занятости населения Рыбно-Слободского района» информирует граждан и работодателей о работе государственного портала «Работа в России», адрес портала в сети Интернет https://trudvsem.ru. На указанном портале размещается информация о возможностях для трудоустройства граждан, о работодателях, испытывающих потребность в работниках, наличии свободных рабочих мест и вакантных должностей, а также о гражданах, ищущих работу. Портал позволяет легко и быстро найти работу, расширенный поиск по общероссийской базе вакансии по любым критериям: - по региону; - по уровню заработной платы; - по опыту работы; - по профессии; - с предоставлением жилья; - подходящие социально незащищенным группам граждан. Портал охватывает вакансии: - центров занятости всех регионов России; - кадровых агентств; - работодателей всей страны. Каждый работодатель проходит строгую проверку, что позволяет полностью исключить случаи мошенничества и несоблюдения трудового законодательства.
Балык Бистәсе районы мәшгульлек үзәге гражданнарга һәм эш бирүчеләргә интернет челтәрендә “Россия дә ЭШ” дип аталучы дәүләт порталы эшли башлавы турында хәбәр итә. Порталның интернеттагы адресы: https://trudvsem.ru. Әлеге порталда гражданнарны эшкә урнаштыру мөмкинлеге, кадрлар кытлыгы кичерүче эш бирүчелэр, вакансияләр, шулай ук эш эзләүчеләр хакында мәгълүмәт табарга була. Портал, түбәндәге кысалар буенча, бөтен Рәсәй базасында булган вакансияләрне бик җиңел һәм тиз генә табарга мөмкинлек бирә: - төбәкләр буенча; - хезмәт хакының күләме; - эш тәҗрибәсе; - һөнәре; - тору урыны белән тәэмин ителеше; - социаль яклауга мохтаҗ булган гражданарга туры килү-килмәве. Портал: - Рәсәйнең барча төбәкләрендә эшләп килүче мәшгульлек Үзәкләрендәге; - кадрлар агентлыкларындагы; - бөтен ил буйлап, эш урыны тәкьдим итүчеләрдә булган вакантлы урыннарны колачлый. Биредә һәр эш урыны тәкъдим итүче каты тикшерү үтә, бу үз чиратында хезмәт законнарын бозу, хәйләләү очракларын кисәтергә мөмкинлек бирә.