В ГКУ «Центр занятости населения Рыбно-Слободского района» специалисты ООО «Мастер-Профи» с 08 по 09 августа 2019 года провели занятия по социальной адаптации безработных граждан. Основная цель данной встречи – поддержать безработных в трудной ситуации, связанной с потерей работы. Безработные граждан получили навыки активного, самостоятельного поиска работы, составления резюме, проведения деловой беседы с работодателями, повышения мотивации к труду. Данное мероприятие способствует сокращению периода поиска работы за счет формирования у безработного гражданина активной жизненной позиции. По итогам услуги социальной адаптации каждый гражданин получил индивидуальную рекомендацию по поиску работы и буклеты.
2019 нчы елның 08-09 нчы август көннәрендә “Мастер Профи” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять учреждениесы белгечләре эш эзләүчеләр өчен социаль адаптация дәресе уздырды. Бу чараның төп максаты - эшсез калучыларга эш эзләү чорында очраган авырлыкларны җиңү юлларын аңлату. Эш эзләүчеләр мөстәкыйль эш эзләү күнекмәләре, үзең турында резюме язу, эш бирүче белән дөрес итеп әңгәмә кору, үзеңнең булдыклылыгыңны күрсәтә белергә өйрәтә торган күнегүләр уздылар. Әлеге дәресләр эшсезләрне сүлпәнлеккә, күңел төшенкелегенә бирелмичә, тормышка югары караш белән яшәүне дәвам итеп, эш эзләү чорын киметүгә юнәлдерә. Тыңлаучыларга дәрес барышы бик ошады, алар үзләрен иркен тотып, әңгәмә бик югары җанлылыкта барды. Чара ахырында һәр катнашучыга эш эзләү буенча үзе өчен махсус төзелгән язма киңәш-тәкъдим бирелде, буклетлар таратылды.